сказки тукая на русском языке



Кто написал су анасы

Автор Niko Gellik задал вопрос в разделе Домашние задания

Краткое содержание Г. Тукая "Су Анасы" , На Татарском языке и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Су анасы- Габдулла Тукайның "Су анасы" аша таныш, татар мифологиясендә бер җан иясе.
Миф буенча, аны ай яктысында басмага чыгып чәчен тараганга күрә аны еш күреп була, ди.
Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да бик үк зифа түгел: толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик сирәк булган кешегә дә су анасы диләр), күкрәге бик киң һәм алга калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди.
Су анасы читкә чыгып чәчен тараганда кинәттән килеп чыксаң, ул куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә» ди-ди, килеп сорап йөдәтә икән. Таракны яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына туктый, ди. Шуның өчен дә төнлә суга барсаң тамак кыра-кыра барырга кирәк, ди.
Ышану буенча, Су анасы балалар канын имәргә бик ярата, имеш. Ул коенырга төшкән балаларны алып китә дә су астында канын имеп үтереп ташлый. Аңар бала биргән кешене бик ярата. Ирләрне үзенә чакырып кунак итәргә дә бик ярата имеш.
Габдулла Тукай
Су анасы
(Бер авыл малае авызыннан)
I
Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,
Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.
Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.
Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.
Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.
Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.
Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.
Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.
Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.
Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба,—
Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.
Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!
Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»
Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам.
Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,
Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!
«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» —
бертуктамый этләр өрә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.
Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;
И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.
Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым»,— дидем.
Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә ни...
II
Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.
Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.
Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:
— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!
— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!
Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам:
«Ходай! — дим,— инде мин кайда барыйм?»
һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Ответ от янусик антипова[новичек]
сказки тукая на русском языке

Ответ от АЛЬБЕРТ АХМАТЯРОВ[новичек]
Эссе кондэ малай су коенырга тошэ таллар арасыннан караса су анасы утыра ди. Су анасы тарагын онытып суга сикерэ. Малай тиз генэ таракны барып ала да оенэ йогерэ. Артына борылып караса артыннан су анасы куа)) эй малай карак малай бир минем алтын тарагымны ди ул ана. Су анасын этлэр кире елгага куып тошерэлэр. Тон житэ. Малай йоклый алмый Кемдер ишеккэ кага малайнын анасы тэрэзэне ачып кем бар анда дип сорый. Бу мин су анасы синен малаен карак малай бир минем алтын тарагымны ди. Анасы таракны ишек ярыгыннан тотып ата да малаен каеш алып яра. Шул коннэн бирле малай беркайчан да кеше эйберенэ тими

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: Краткое содержание Г. Тукая "Су Анасы" , На Татарском языке
Анас имя на Википедии
Посмотрите статью на википедии про Анас имя
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*