поговорки на татарском языке



Поговорки на татарском языке

Автор Rustam Mutygullin задал вопрос в разделе Домашние задания

Пословицы и поговорки на татарском языке про работу и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Эш-хезмәт. Аның вакыты, сыйфаты һәм нәтиҗәсе. Күмәк эш, өмә
Авызындагы тешенә бакма, кулыннан килер эшенә бак.
Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.
Агач - җимеше белән, кеше - эше белән.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Алтын утта сыналыр, адәм эштә сыналыр.
Башланган эш - беткән эш.
Бер калган эш кырык елга калыр.
Бетмәгән эш - пешми калган җимеш.
Бүгенге эшне таңга калдырма.
Данның төбе - хөрмәт, хөрмәтнең төбе - хезмәт.
Җимешне вакытында аша, эшне вакытында эшлә.
Казганган каз ите ашаган, казганмаган кара ипи дә тапмаган.
Калган эшеңә кар явар.
Кем эшләми, шул ашамый.
Кошның матурлыгы төсе белән, кешенең матурлыгы эше белән.
Күмәк эш үрчемле булыр.
Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта.
Мич башында ятып икмәк булмас.
Плансыз эш - тозсыз аш.
Сүз күп җирдә эш аз була.
Тик торганга шайтан таягын тоттырган.
Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.
Үткән эш кире кайтмый.
Хезмәт төбе - хәзинә.
Хезмәте каты - җимеше татлы.
Эч пошуның дәвасы - эш.
Эш батыры - ил батыры.
Эш башына юньсез кеше килсә, эш кирегә китәр.
Эш бүре түгел - тешләмәс.
Эш кешене төзәтә, ялкаулык - боза.
Эш сөйгәнне ил сөйгән.
Эше юк әтәч булып кычкырыр.
Эшең калса иртәгә, чуан чыгар җилкәңә.
Эшле кешегә иң зур җәза - тик тору.
Эшле килер - эш арттырыр, эшсез килер - эш калдырыр.
Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми.
Эшлисе килмәгәннең эче авыртыр.
Эшләгән туңмас, эшләмәгән уңмас.
Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне.
Эшләп ашасаң, арыш ипиеннән дә күмәч тәме килә.
Эшләп баю гаеп түгел, көчләп баю гаеп.
Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.
Эшне башлаганда ахырын уйла.
Эшне башлама, башласаң, ташлама.
Эшне сөйсәң - үз анаң, сөймәсәң - үги анаң.
Эшсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый.
Яратмаган эш авыр була.
Яратып эшләгән эш куаныч китерә.
Яхшы эш үз-үзен мактый.
Аз эшли, аз эшләсә дә күп тешли.
Аның эше тауга каршы тәгәри.
Аш дигәндә - ашыгыр, эш дигәндә - башын кашыр.
Аш дигәндә - җан-фәрман, эш дигәндә - юк дәрман.
Аш янында ат кебек, эш янында эт кебек.
Ашаганда мин телсез, эшләгәндә мин өнсез.
Ашка дисәң - Зәбидә, эшкә дисәң - юк өйдә.
Башлаганда эшне үзем генә башлаган идем, бетергәндә өмә белән дә бетереп булмый.
Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә.
Исеме олы, эше коры.
Кулы берне эшли, теле икенчене сөйли.
Кулы эштән бушамый, эше эшкә охшамый.
Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче генә эшләү.
Нечкә билле, эшкә җилле.
Тик тә тормыйм, бик тә кырмыйм. Тирләмәдем-пешмәдем, эшләдем дә эшләдем.
Эш бетте, көлтә җыясы гына калды.
Эш дигәндә мин бармам, аш дигәндә мин калмам.
Эшкә булса - уф табаным, ашка булса - китер табагым.
Эшләп түгел, кешнәп ярый.
Эштә - эшләки, сүздә - сандугач.
Эшкә өйрәнү, һөнәр, осталык, эш җае, корал
Акыл күпкә җиткерер, һөнәр күккә җиткерер.
Башта үзең өйрән, аннан кешене өйрәт.
Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.
Белгән һөнәр иңсәне басмый.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Корал эшләр, кул мактаныр.
Коралда кырык кешенең көче бар.
Начар останың коралы үтми.
Оста барда кулың тый, остаз барда телең тый.
Оста кулда балта да - пәке.
Осталык - иң зур байлык.
Үзе эш белмәгән кешене өйрәтергә оста булыр.
Һәр эшнең дә җае бар, ботканың да мае бар.
Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.
Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.
Һөнәр - кулдагы алтын беләзек.
Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.
Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык.
Һөнәрле - ком өстеннән көймә йөргезә.
Һөнәрсез яшәү кәҗә савып гомер итү белән бер.
Шәкерт булмый оста була алмассың.
Шәкерт эшне күп бозар, бер көн остадан узар.
Эшең торса - бер тәңкә, өйрәнүең - мең тәңкә.
Эшли белмәгән кулга шырпы керер.

Ответ от Миляуша Ганеева[новичек]
ата -ана даны

Ответ от Виктор Севастьянов[активный]
может что то найдёшь М?КАЛЬЛ?РАвызы?да кан булса да кеше алдында т?керм?. Авызы? чалыш булса, к?згег? ?пк?л?м?. Авыр тормыш тилмерт?, ?и?ел тормыш тилерт?. Агай-эне тартышы - туй б?л?ге ертышы. Агач к?рке - яфрак, ад?м к?рке - ч?пр?к. Агыйделне? аръягында бер эн?г? бер сыер. Адым-адым - юл булыр, тамчы-тамчы - к?л булыр. Аерылганны аю ашар, б?ленг?нне б?ре ашар. Азгын ауга чыкса, артыннан гауга чыгар. Азгынга иярг?н азар, бозгынга иярг?н бозылыр. Азыклы ат арымас. Аккан су юлын табар. Акчалыны? кулы уйный, акчасызны? к?зе уйный. Акыллы атын мактар, юл?р хатынын мактар, шыр тиле ?зен мактар. Акыллыны? уендагы акылсызны? теленд?. Ак эт б?ласе - кара этк?. Ала каргадан алачагы? булсын. Алдагысын Алла бел?. Алдан кычкырган к?кк?кне? башы авырта. Алла бу кулы?ны теге кулы?а мохта? итм?сен. Алладан курыкмаганнан курык. Алма агачыннан ерак т?шми. Алпарына к?р? толпары. (алпар - рыцарь) Алтмыш к?н атан булганчы, алты к?н бура бул (атан - печк?н д?я; бура - айгыр д?я) Алтыдагы - алтмышта. Алтын - таш, алабута - аш. Ана к??еле балада, бала к??еле - далада. Ана с?те бел?н керм?г?н тана с?те бел?н керми. Ана суккан ?ир тамугта янмас. Аптыраган ?рд?к арты бел?н чума ди. Аракы - шайтан сидеге. Арба ватылса - утын, ?гез ?лс? - ит. Арбавын белс??, кара елан да карышмый. (арбау - тылсым) Ардаксыз кайда да артык. (ардак - кадер) Ардаксызны? аркасы туза. Арык кеше - алчак, базык кеше - басымчак. Асылынса? асыл агачка асылын. Ат азгыны тайга ияр?. Аталы бала - ардаклы бала. Аталы бала аркалы, ин?ле бала ирк?ле. Атасы юкта улы баштак, анасы юкта кызы баштак. (баштак - башбаштак) Ата баласы хата булмас. (атадан бик аермалы булмас) Атадан к?рг?н ук юнган (ин?д?н к?рг?н бук юган). Атадан ул туса иге, ата юлын куса иге. Атай малы - Катай малы. (Катай - сугышта кулга т?шерг?н бик зур байлыкларын к?еф-сафага туздырып бетерг?н борынгы ыру) / Русчалатып "Атай малы - катай! " дип т? ?йт?л?р. Ата йорты саламдыр - салам булса да сарайдыр; кайната йорты кабыктыр - кабык булса да тамугтыр. Ата малы - атналык. Ат аунаган ?ирд? т?к кала. Ата - ?изн?, ана - казна. Ат дагалаганда бака ботын кыстырган ди. Ат кешн?шеп, ?д?м с?йл?шеп таныша. Ат к?рке - ял, егет к?рке - мал. Аттан ала да туа, кола да туа. Атым юк аранда - кайгым юк буранда. Ат яхшысы - арканда, начарлары - тарханда. Ахмакны? улы булганчы, акыллыны? колы бул. Ач тамагым - тыныч колагым. / Ялгыз башым - тыныч колагым. Ач х?лен тук белм?с. Ачны? ачуы яман. Ашаган белми, тураган бел?. Ашаганда колагы? селкенсен, эшл?г?нд? й?р?ге? ?илкенсен. Ашаган малда ?мет бар. Ашап туймаганны, ялап туймассы?. Ашау эшне калдырмый. Ашка каршы - аш, ташка каршы - таш. Ашлаган ?ир аш бирер. Ашыккан - ашка пешк?н. Аю “аппагым”, керпе “йомшагым” дип ?йт? ди (баласына). Аягы? т?пелд?м?с?, авызы? ч?пелд?ми. А?ламый с?йл?г?н авырмый ?л?р. Байлык с?йдерер, ярлылык к?йдерер. Байны? эше ф?рман бел?н, ярлыныкы мо?-зар бел?н. Бака бакылдап, телч?н такылдап туймас. Бакырны к?пме ешса? да алтын булмас. Бала - бавыр ите. Бала баласы балдан татлы. Бала ит?кт? чакта с?йдер?, ит?кт?н т?шк?ч к?йдер?. Бала к?зд?н, ад?м с?зд?н зыянлый. Балалы ?й - базар, баласыз ?й - мазар. (мазар - зират) Баланы бил??д?н, хатынны т??д?н ?йр?т. Баласы елак булса, анасы чирак була. (чирак - ныклы) Бал “бал” дис?? бер бет?, бармак тыкса? - гел бет?. Балык башыннан чери. Барлы булса? - г?л сиб?рл?р й?зе??; ярлы булса? - к?л сиб?рл?р к?зе??. Бар чагында - б?ред?й, юк чагында - ш?ред?й. Батырга да ял кир?к. Батыр ярасыз булмый. Батыр яуда сынала. Батыр ?леме - мар?адан. Баш ис?н булса, б?рек табылыр. (яис?: к?тк? ыштан табылыр) Башка килг?н телд?н кил?. Башлаган эш - бетк?н эш. (Ташлаган эш - ?тк?н эш.) Башы?а т?шс? башмакчы булырсы?. (башмакчы - м?чет ишек т?бенд? башмак ал

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: Пословицы и поговорки на татарском языке про работу
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*