гашыйклар тавы



Гашыйклар тавы сочинение

Автор Лейсан Мухамадгалиева задал вопрос в разделе Домашние задания

помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке (Гашыйклар тавы, Илдар Юзеев) и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
ссылка
Инша / Илдар Юзеев —яшьлек һәм батырлык җырчысы
Батырларга бай ул безнең заман,
Адым саен бездә батырлык.
Матурлыкка бай ул безнең заман,
Адым саен бездә матурлык.
И. Юзеев. <уң>
Яшьлек — кеше гомеренең кабатланмый торган гүзәл һәм шул ук вакытта иң җаваплы бер чоры. Бер яктан яшьлекне сандугачлы бакчалары, ал таңнары белән җиңел бәхет үзенә тартып, кызыктырып тора. Ә икенче якта — авыр юллар романтикасы, кырыс тормыш реализмы. Яшьлек сүзе белән бик тыгыз бәйләнештә торучы гүзәл хис бар. Ул — мәхәббәт!
Сөю — илаһи көч, әле беркем
Янмый чыгалмаган ул уттан.
Көл булганнар җырга, кол булганнар
Ил-йорт каһәренә юлыккан, —
дип язды татар халкының күренекле шагыйре Илдар ага Юзеев. Гомумән, аның кайсы гына шигырен алып карама, аннан яшьлек исе, мәхәббәт, яз исе бөркелә. И. Юзеев шигырьләренә, аның шигърият дөньясына битараф калу мөмкин түгел. Чөнки шагыйрь үзе битарафлыкның ни икәнен дә белми, аның өчен бу төшенчә, гомумән яшәми дә торгандыр кебек. Хәер, гашыйкларның барысына да хас уртак сыйфат бит инде бу. Ә И. Юзеев — гашыйк шагыйрь! Җиргә, илгә, кешеләргә, табигатькә, Идел һәм Агыйделкәйләргә гашыйк. Шуңадыр, аның күп төсмерле, кыр чәчәкләредәй гади һәм саф шигърияте бар нәрсәдән бигрәк яшьлек рухын чагылдырып килә. Яшьлек, мәхәббәт һәм яз... Мөгаен, шагыйрь өчен шигърият кенә түгел, тормыш үзе дә нәкъ менә шушы төшенчәләрдән башланадыр. Аның җырлары да, моңнары да, хыял-омтылышлары да, бар нәрсәдән бигрәк, яшьлек, мәхәббәт, яз турында. Мәңгелек яшьлек, мәңгелек мәхәббәт һәм мәңгелек яз турында...
Илдар Юзеев турында күренекле шагыйрьләребезнең берсе булган Сибгат Хәким: «Илдарның иҗаты башыннан ахырына кадәр яшьлек нурында, аның чордашларыннан бу теманың стихиясенә кереп, үзенең тәмам романтикасына әйләндергән башка шагыйрь дә юк. Ул картайганчы яшьлектән айный алмый торган шагыйрь булып калачак», — дип язды. Әйе, нәкъ менә айный алмый торган. Илдар Юзеев... Бу исем үзе үк моң, шигърият. Аның яшьлек ярсулары, мәхәббәт һәм мәңгелек яз турындагы хисләре йөрәгенә һәм хәтта шигырьләренә дә сыешмыйдыр кебек. Юкка гына «Мәхәббәт, син мине нишләттең?..» — дип өзгәләнми шагыйрь.
Күпме еллар бер-бер артлы үтелүгә, тормыш йомгагы сүтелүгә дә карамастан, Илдар Юзеев һаман да шул ук 17-19 яшьлек егеттер, һаман да яшьлек сукмакларын таптыйдыр кебек тоела. Менә шушы сыйфаты, шушы үзенчәлекләре белән чордаш каләмдәшләреннән нык аерылып тора. Аның шигырь-поэмаларына, драмаларына яшьлек дәрте, эчкерсезлек, мөлаем лиризм һәм самимилек хас. Аның иҗатын башка шагыйрьләрнең иҗаты белән бутау һич мөмкин түгел.
И. Юзеев олы поэзиягә яшьлекнең күркәм сыйфатларын, матур бүгенгесен һәм тагы да гүзәлрәк киләчәген романтик биеклеккә күтәреп җырлаган әсәрләре белән керде. «Мәхәббәт китабы» — шагыйрьнең кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, хисләр, кичерешләр турында «Таныш моңнар» да ук башлаган киеренке уйларының фәлсәфи-этик нәтиҗәсе, идея-эстетик үсешенең билгеле бер йомгагы. И. Юзеевның бу әсәре «Кыйссаи Йосыф» поэмасының дәвамчысы дисәк тә ялгышмабыз, мөгаен. «Мәхәббәт китабы» ның күп санлы геройлары кешенең иң тирән көчләрен хәрәкәткә китерә, бөтен барлыгын били торган хис алдында имтихан тота. Бу — мәхәббәт. Поэмада олы кичереш үзенең беренче яратуыннан алып, тарих, мәкерлек, явызлык, алдау сынауларын үтеп, «телдән төшми торган иң борынгы моңлы җыр сыман» безнең көнгә — XXI гасырга ук килеп җитә. Шагыйрь уй-хисләрнең иң җылысын эзләп, мәхәббәтнең башын һәм ахырын табу
дәвамы: ссылка

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке (Гашыйклар тавы, Илдар Юзеев)
Набережночелнинский государственный татарский драматический театр на Википедии
Посмотрите статью на википедии про Набережночелнинский государственный татарский драматический театр
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*