бэйрэм фанис яруллин



Автор Лиана Мингалеева задал вопрос в разделе Наука, Техника, Языки

помогите пожалуйста задали написать биографию о Фанис Яруллин на татарском но с переводом!) и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Тулы исеме: Фәнис Гатаулла улы Яруллин.
Туган көне: 1938 нче елның, 9 нчы феврале.
Туган урыны: Баулы районы, Кызылъяр авылы.
Белеме: югары, КДУ. 1970 нче елда тәмамлый.
Гаиләсе: тормыш иптәше – Нурсөя ханым.
Холкына хас сыйфатлар: вәгъдәле, максатчан, пунктуаль.
Тормыш девизы: “Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү”
2. Тәрҗемәи хәле. Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык.
Ф. Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе.
“Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем, ” - ди Фәнис абый.
Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Нурсөя апа аның гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе.
Озак еллар урын өстендә яки больницаларда дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар.
3. Иҗаты. Ф. Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.
Җитмешенче еллар башында Ф. Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1973), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән
Ф. Яруллинның әлегеәсәрерусчага, казакъчага тәрҗемә ителә.
Ф. Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Ф. Яруллин сәхнә әсәрләре дә яза. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Республика драма һәм комедия театры сәхнәләренә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.

Ответ от Алиса Шайхутдинова[новичек]
стихотворение фаниса яруллина о языке

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: помогите пожалуйста задали написать биографию о Фанис Яруллин на татарском но с переводом!)
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*