батырлык турында инша



Батырлык дэресе класс сэгате

Автор Алиса Горшунова задал вопрос в разделе Домашние задания

батырлык турында хикэя (сочинение) на татарском языке и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Сочинение / Батырлык
Безнең заманда кешеләр батырлык эшләргә атлыгып тормыйлар. Ни өчен икәнен дә белмим. Мин һәрвакыт батырлык кылган кешене күрәсем килде. Ләкин әлегә кадәр очрата алмаган идем. Хәзер андый кешене беләм. Ул − минем күршем Булат.
Без ишегалдында уйный идек. Кызлар скакалка сикерәләр, малайлар туп уйный. Кинәт эт өргән тавыш ишетелде, һәм без үзебезгә таба йөгереп килгән зур бер эт күрдек. Ул бик усал иде. Бу этне мин бик яхшы беләм. Ул шундый усал, аны хуҗасы да урамга авызлык киертеп кенә алып чыга. Ә ул әнә бүген бавын өзеп качкан.
Эт туп-туры Камиләгә таба чаба иде. Камилә куркуыннан калтырый башлады һәм елап җибәрде. Шунда котырган этнең каршына Булат сикереп чыкты. Аның кулында нечкә чыбык кына иде. Тик Булат аның белән эткә шундый итеп кизәнде, эт шүрләп калды. Шунда бөтенләй без көтмәгән хәл булды. Усал, көчле эт туктады һәм... куркуыннан койрыгын кысып качып китте.
Без барыбыз да Камилә белән Булатны чолгап алдык. Алар икесе дә агарынган, күзләрендә яшь иде. Әмма алардан берәү дә көлмәде. Мин аларга карадым да, үзем дә шулай эшли алыр идемме икән, дип уйладым. Шулай эшләгән булыр идем, мөгаен.
Шул көннән башлап, без Булатны иң көчле һәм батыр малай дип саныйбыз. Ә мин шундый күршем белән горурланам.
ссылка

Ответ от Алинур Галиуллин[новичек]
рэхмэт

Ответ от Гадел Шайдуллин[новичек]
Н?рс? ул батырлык? Кешел?р "батырлык" т?шенч?сен? нинди м?гън? салалар со?? Батырлык ул ? кыюлык, гайр?т, т?в?к?ллек, кир?к булганда, ?з-?зе?не аямау. ? ялган батырлык булырга м?мкинме со?? Мисаллар ярд?менд? шул турыда уйланып карыйк.
Шулай итеп, кемне со? без "батырлык" т?шенч?сен? туры килг?н батыр дип ?йт? алабыз? Андый батыр дип без, котырган янгын эченн?н т?тенг? буылган сабыйны алып чыгучы янгын с?ндер?чене (? ул бит ипт?шл?рене? янгынны с?ндереп бетк?нн?рен к?т?рг?, аннан со? гына да янгын урынына керерг? м?мкин иде) ?йт? алабыз.
Т?рле илл?рд? булгалап торган х?рби б?релешл?р вакытында, снарядлар шартлаганда ??м пулялар сызгырганда, яраланган кешел?рг? ярд?м к?рс?т?че табиблар да ? чын батырлар.
Бер доза наркотик яки берникад?р сумма акча ?чен кеше ?терерг? ?зер торган бандит юлына аркылы баскан милиционер да, б?х?ссез ки, чын батыр.
?мма ялган батырлыкны? да мисаллары к?п. М?с?л?н, ?зене? шартлаткычы бел?н бернинди гаепсез й?зл?рч? кешене? гомерен ?зг?н террорист-камикадзены? "батырлыгы". Аларны? бу гам?лен кайбер илл?рд?ге радикаль юн?лешле т?ркем кешел?ре батырлык дип санаса да, бу безне? ?чен а?лашылмаган, ялган батырлык. Кешене? гаепсезг? тамган бер ген? тамчы каны да х?тта и? б?ек максатларны да аклый алмый.
Минем, чираттагы мисалым, б?лки кемн?рг?дер ялгыш дип тоелыр. ?мма мин хулиган дусларын яклаучы, аларны? ?ш?келекл?рен олылардан, укытучылардан яшереп кил?че малай яки кыз да, бандит кебек ?к, ялган "герой" дип уйлыйм. Бу чагыштыру бераз катгыйрактыр, б?лки кырыстыр, тик н?къ мен? шундый кечкен?, ?ш?ке ад?м актыгыннан зур, канкойгыч бандит-"герой" ?сеп чыга да инде. Бу ? минем, кайбер??л?р ?чен б?х?сле д? булган ш?хси фикерем.

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: батырлык турында хикэя (сочинение) на татарском языке
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*