ажаган



Автор Lilya Lilya задал вопрос в разделе ВУЗы, Колледжи

Какая проблема (тема) в татарском романе "Язгы ажаган" ? и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Әсәрнең үзенчәлекле яклары•Күптармаклы, зур күләмле роман хатирәләр рәвешендә язылган. Әсәрдә 1922 – 1957 еллар аралыгындагы вакыйгалар чагылыш таба. •Роман җиде бүлектән тора, һәрберсе эпиграф белән башланып китә.•Үзара бәйләнеп, керешеп киткән өч сюжет сызыгы бар. 1 – “Яңа нефть ятмаларының перспективасын билгеләү, матди базасын тикшерү, Кама буендагы нефть һәм газ чыгару идарәсе төзү мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән” комиссия эшенеә бәйле вакыйгалар. Әлеге комиссия составына өлкә газетасының махсус хәбәрчесе буларак кертелгән Фәйзи – башка сюжет сызыкларын тоташтырып, ачыклык кертеп, урыны белән бәя биреп торучы образ. 2 – Газиның гыйбрәтле язмышы белән бәйле вакыйга-күренешләр (Газиның авылның беренче большевигы Хаҗи улы булуы; кыю һәм горур табигате; мәхәббәтенә һәм сөйгәне Гөлүсәгә хыянәте; сугыш, әсирлек, язмыш “чыбыркысы”ннан кыйналу; “булмасны да булдыра, соңгы сулышы өзелгән авыруларны да ачкка бастыра ала” торган доктор). 3 – Иргали һәм аның гаиләсе белән бәйле вакыйгалар (Иргалинең гражданнар сугышыннан кайтып төшүе; авылдагы совет власте ярдәм итмәгәч, доктор Клочкиннарга мөрәҗәгатҗ итүе; беренче бөтендөнья сугышында Илья Олеговичны коткаруы; Кузька-бурлак ярдәме белән тормышын җайга салуы; игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүе; күмәк хуҗалыкларга сынап каравы; кеше үтерүдә нахакка гаепләнүе һәм гаиләсе белән Себергә сөрелүе; Себердә тормыш башлавы; аклануы; сугыштан соңгы еллардагы тормышы). •Әсәрнең хатирәләр рәвешендә язылуы үткән белән бүгенгенең бәйләнешен билгеләргә, вакыйгаларны яңа чордан торып бәяләргә мөмкинлек бирә.•Сюжет сызыкларының Фәйзинең җиде көнлек комендировкасына бәйләп бирелүе аларны җыйнак, үзара тыгыз бәйләнешле итә. Күп вакыйга-күренешләрнең тере шаһите булган Фәйзи истәлекләре аларны мавыктыргыч итә, ышандыру көчен арттыра. •Геройларның гыйбрәтле, еш кына фаҗигале язмышы әсәргә мелодрамик төс бирә. Романның уңышы, нигездә, Гази белән Иргалинең образ-характер буларак тулы ачылуыларына бәйле. •Әсәрдә караңгы елларның җан әрнеткеч күренешләре тормышчан вакыйгалар аша ачыла, шәхес һәм җәмгыять каршылыгының тирән тамырлары билгеләнә.Экспозиция – Газиның комсомолга керүе, колхозлар оештыруда катнашуы, кулакларга каршы көрәшүе, саф сөю белән Гөлүсәне яратуы; Иргалинең туган авылына кайтып, терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә башлавы. Төенләнеш – Иргалинең Халәп кебекләр белән каршылыкка керүе, кеше үтерүдә нахакка гаепләнеп, Себергә җибәрелүе; Иргали гаиләсен Себергә җибәргәндә, Газиның Гөлүсәне алып калмыйча көчсезлек күрсәтүе. Хәрәкәт үстерелеше – Иргалинең Себер юлында, яңа урында авыл салып урнашуы; Газиның медицина институтына укырга керүе, аннан сугышка китүе, әсирлеккә эләгүе, туган иленә кайткач, “хыянәтче” дип, еракка җибәрелүе, оста доктор булып танылуы. Кульминация – Себердә яши башлаган Иргалинең гаепсезлеге ачыклану; комиссия җитәкчесе Кремневның үзенә операция ясаган Газины кайчандыр Каршылык хәрәкәтендә актив катнашкан “фәрештә” буларак тануы. Чишелеш – үзе белән кайгы-хәсрәтләр бүлеәкән кешеләргә кирәклеген аңлаган Иргалинең Себердә калуы, хезмәте белән дан казануы; Газиның “кеше” дигән исемгә тап төшермичә яшәве, гомеренең ахырында Гөлүсә белән очрашып, аның бәхиллеген алып, якты дөньядан китүе. Каршылыклар: -Кеше – гаделсез җәмгыять; -Гали – Кадыйр; -Гази – Хәмзин; -Иргали – Халәп; -Иргали – Шаһбаз һ.б. Темасы – җәмгыятьнең гаделсезлеге. Проблематикасы: -Кешенең бәхеткә хокукы булу; -Мәхәббәт хисенең зурлыгы, кеше язмышына тәэсире; -Милләт язмышы; -Идеологиягә бәйле кешеләрдә әхлак сыйфатларының үзгәрүе; -Хезмәткә мөнәсәбәт. Идеясе – гаделсезлеккә корылган җәмгыять кешеләргә күпләп кайгы-хәсрәт, бәла-каза алып килә; кешенең шәхси бәхете милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән; көнчелек, игелексезлек кебек сыйфатлар бердәмлеккә комачаулый. Төп образлар – Гази, Иргали. Ярдәмче образлар – Гөлүсә, Рәхимҗан, Миңсылу, Лачын, Шаһиулла, Шаһбаз һ.б.
Источник: .

Ответ от КубикРубика[новичек]
Сочинение на татарском языке на тему “Апрель ае”Мен? яз килде. Кояш ?з нурларын к?нн?н-к?н к?бр?к ч?ч?. Ул б?тен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш кил?се?, ямьле яз!
Яз айлары кер?г?, табигатьт?ге ?зг?решл?р к?нн?н-к?н к?бр?к к?рен?. Апрель ае ? язны? аеруча кайнап торган чагы. Х?зер инде кар кара т?ст?, к?нн?н-к?н кими. К?пш?к кар астында су ?ыела, урыны-урыны бел?н кар ?стенн?н каралып язгы ташу акканы к?рен?. Ул ?зен? берт?рле г?л?? бел?н килеп т?ш?. Юлында очраган барлык н?рс?не ?зе бел?н алып кит?. Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларны? агып китк?нен карап торуы нинди к??елле! Кояш ирт?р?к карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, з??г?рсу умырзаялар чыга. Аларны? оя-оя булып утырулары к??елл?рне нечк?рт?. Йонлач сабакларына, матур ч?ч?кл?рен? карап сокланып торасы?. Тизд?н сап-сары тузганаклар да к?рен? башлар. ?ир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук бел?н ?з вазифаларына кереш?.
З??г?р к?кт? язгы кояш елмая. ?й кыекларыннан тамчылар тама. Язгы ?ылыдан кар эреп, г?рл?векл?р хасил була. ?ылы яклардан, туган якларын сагынып, яз х?б?рчел?ре ? каргалар, сыерчыклар кайта. Урамда ирт?д?н кичк? кад?р балаларнь? шат тавышы ишетелеп тора. К??елле д? со? яз к?не!

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: Какая проблема (тема) в татарском романе "Язгы ажаган" ?
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*