амирхан еники



Амирхан еники произведения

Автор рустем хусаинов задал вопрос в разделе Домашние задания

сочинение на татарском языке по рассказу Амирхан Еники кем жырлады и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Вот тебе отрывки, соединяй сам !
Әмирхан Еники. Бу язучы — чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Әсәрләрендә кешеләрнең язмышы, борчу-кайгылары, көнкүрешләре генә сурәтләнеп калмый, ә аның бөтен эчке дөньясы, уй-фикерләре, хисләр диңгезе чагыла. Күпчелек язучылар иҗатларында хис-тойгыларга зур әһәмият бирмиләр. Ә бит кешенең җаны да була, ул яши, нидер уйлый, сөенә, газаплана. Әмирхан Еники әсәрләрендә шатлыклы мизгелләр дә, кайгы-сагыш бураннары да, йөрәктә кайнаган ут-ялкын да урын таба. ссылка
Әмирхан ага Еники “Кем җырлады” хикәясендә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын челперәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз. Сугыш кешеләргә генә түгел, табигатьтә дә тирән эз калдыра. Җир-ана сыкрый, авыр сулый, аның урман-сулары мәетләр белән тулган, снаряд, бомба шартлаулары белән теткәләнеп беткән.
Ә татар җыры, татар моңы, туган як җыры... Моңардан да ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкин!? Халык моңнары, язучының күп кенә әсәрләрендә геройларның рухи халәтен урап ала, яшәешнең үзе, саекмас хәят чишмәсе, кабатланмас биеклек булып күтәрелә. Әдип татар җырын барлык кыйммәтләрдән аерым югарылыкка күтәрә, символга әверелдерә. Җыр –тарихны, милләтне, тарихыңны белү, үз чиратында җырны оныттырмый. Димәк, ана – халык- милләт тарихын яшәтүче буларак өскә калкып чыга. ссылка
«Кем җырлады?» хикәясендә сугышта нык яраланган егет һәм аның сөйгән кызы күрсәтелә. Егет яраланып, фронттан өенә таба кайтып бара, ул үлем хәлендә. Ә каршы якка килүче составта аның сөйгәне көнбатышка таба, сугышка бара. Ике поезд да станциядә туктый һәм ике ярның вагоннары бер җиргәрәк туры килә. Кыз, ачык ишек яңагына сөялеп, моңлы гына бер җыр җырлый. Үлем хәлендәге егет аңына килгән бер мәлдә моны ишетеп, бик гаҗәпләнә, сагышка күмелә, сөйгәнен исенә төшерә. Кызның үзен күрмәсә дә, уйлары белән аның янында була ул. Шул ләззәтле минутларда егет дөнья белән саубуллаша. Ә йөрәге януга түзә алмаган кыз җырын дәвам итә.
Тагын кайсы язучы шулай итеп кешеләрнең йөрәк түрендә урнашкан хисләрен чагылдыра алыр икән?
Әмирхан аганы мин психолог дияр идем. Аны шулай ук «кеше күңелен дәвалаучы язучы-доктор» дип тә йөртәләр. Хәзерге вакытта исә андый язучылар бигрәк тә кирәк. Чөнки бу авыр заманда кешеләр тупасланды, каты күңеллегә әйләнде. Кеше күңеленә сакчыл караш, изгелек, ярдәм кебек төшенчәләр юкка чыга бара. Нәфрәт, яла ягу, үч итү, саксызлык, каты бәрелү артканнан-арта. Аеруча олы кешеләргә мөнәсәбәт начарланды. Ә бит татар халкында «кеше күңеле — пыяла, нык орынсаң, уала» дигән әйтем бар. Бик тә дөрес сүзләр бит бу! Бу сүзләргә колак салучылар гына азайды. Рухи яктан бай кешеләр никадәр күбрәк булса, тормыш шулкадәр яхшырак, яшәве шулкадәр күңеллерәк булыр иде. Кешеләрне шатландыру — үзе бер бәхет бит ул! Нигә соң һәркем бәхетле булырга теләми?
Ә менә Әмирхан ага Еникинең әсәрләре кешеләргә яхшылык эшләргә, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Безгә күбрәк шушы әсәрләрне укырга кирәк. Аларны укып, күпме тәҗрибә, акыл алырга мөмкин бит. Бәлки, оятсызларның намусы уяныр, тупасларның күңеле нечкәрер иде.
Ә. Еникинең инде күп еллар элек язылып, хәзерге көндә дә актуальлеген, әһәмиятен югалтмаган бу әсәрләре мәңгелек булып калыр дип ышанам мин. ссылка

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: сочинение на татарском языке по рассказу Амирхан Еники кем жырлады
Еникеев Амирхан Нигметзянович на Википедии
Посмотрите статью на википедии про Еникеев Амирхан Нигметзянович
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*