алиш абдулла



Абдулла алиш эсэрлэре

Автор Владик Эйнштейн задал вопрос в разделе Домашние задания

Краткая биография Абдулла Алиш на татарском и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Абдулла Алиш — Муса Җәлилнең көрәштәш дусты, ба­тыр йөрәкле солдат — әсирлектә дә үзенең кешелекле табигате белән мәгьлүм шәхес. Ул — татар әдәбиятында балалар дөньясын киң сурәтли алган, нәни дусларының күңеленә ке­рерлек әсәрләр калдырган язучы. Балалар күңеленә тиз ач­кыч тапкан Абдулла Алиш, аларны очраткан саен серле әки­ятләр сөйләп, тәесирләнүчән яш күңелләрне матурлык дөнья­сына алып керә, белемгә, китап укырга дәртләндерә. Юкка гына түгел, атаклы рәссамнар Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, язучы Җәвад Тәрҗемановлар, үзләренең сөекле укыту­чылары итеп, Алишны сагынып искә алалар иде. Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Куйбышев рай­оны (хәзерге Спас) Көек авылында туган. Аның туган ягы матур табигәт кочагы, үзенең иркен болыннары, көзгедәй ялтырап яткан күлләре, шаулы урманнары белән әдипнең зәвыгы һәм нечкә хисләре формалашуда эзсез калмаган, бил­геле. Китап дөньясына ул бик кечкенәдән тартыла. Гаилә дә шуңа этәргән булса кирәк: әтисе Габделбари агай улына бе­ренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигерләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Янбакты мәдрәсәсендә генә укып кал­мый, 1923—1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигерләре шунда языла. 1927 елдан Казанга килеп, җир төзелеше техникумын тәмамласа да, Абдулла әдәбиятка, язу эшенә тартыла, бала­лар журналында («Ялкын» ) аның әкиятләре, очерклары дөнья­га чыга. чыннан да, А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул) : «Сертотмас үрдәк» , «Нечкәбил» , «Куян кызы» , «Койрыклар» , «Мактанчык чып­чык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкият­ләр иҗат итә. Бу әкиятләр бала күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылу­лары белән күркәм. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда» , «Тур­гайлар очканда» , «Отряд умартасы» , «Кадерле бүләк» , «Бе­ренче дәрес» һ. б. ) төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә.1941 елда, фашистик Германия белән сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта ка­лып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру ту­рында уйлый башлый. Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш — зур ба­тырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең паклеген, килер фаҗиганең ачык­лыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә:Күпме кәгәз языла безнең хакта,
Бәлки, кабат аны укырлар,
Иптәше өчен кеше корбан була,
Шундый инде безнең гасырлар.
Кереш белән тудык, көрәш белән
Керәбез дә, ахры, кабергә.
Язган икән соңгы сулышыбызны
Илебез бәхете чен бирергә.
«Без Берлин төрмәсендә ярты ел утырдык, — дип яза ул үзенең бер хатында. — Килдем, көрәштем, киттем. Күрәсең, безнең язмышлар шулайдыр инде. Без соңгы сулышыбызга кадәр үз халкыбызга турылыклы булып калабыз...». Мәгьлүм ки, А. Алиш туган илгә әйләнеп кайта алмады. 1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, җәзалап үтерәләр. Тоткыннар янына кереп йөргән Юрытко атакай алар-ның, үлемгә хөкем ителгәч тә, үзләрен тыныч тотуын сокла­нып искә ала. Соңгы сулышларында да Корьәнгә кулларын куеп, моңлы татар җыры җырлап саубуллашулары бу каһар­маннарның туган илләрен өзелеп сөюен, аңа тугрылыклы бу­луларын раслый бит.
Источник:

Ответ от Panasonic@inbox.ru[гуру]
И чтоб субтитры были. На литовском. Срочно.

Ответ от Азалия Муртазина[новичек]
Абдулла Алиш (Габдулла?ан Габделбари улы Алишев) 1908 елны? 15 сентябренд? Татарстан АССРны? Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас ?язе) К?ек авылында урта х?лле крестьян гаил?сенд? туа.
Абдулла алты-?иде яшьл?ренд? ?тисенн?н укырга-язарга ?йр?н?, авылда башлангыч белем ала, ? 1917 елда ?тисе аны ?зл?ренн?н 15 чакрымдагы Ямбакты м?др?с?сен? илт?. А. Алиш аны 1919 елда т?мамлап, 1921 елга чаклы Бураково авылындагы я?а ачылган совет м?кт?бенд?, 1927 елга кад?р Спас (х?зерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы ?идееллык рус м?кт?бенд? укый. Шушы елларда ул ?д?би и?ат ?лк?сенд? кал?мен сыный башлый.
1927 елны? ??енд? ул Казан ?ир т?з? техникумына укырга кер?. 1930 елда аны у?ышлы т?мамлап, шул елны? к?зен? кад?р Минз?л? кантоны ?ир т?з? б?легенд? мелиоратор булып эшли.

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: Краткая биография Абдулла Алиш на татарском
Алиш Абдулла на Википедии
Посмотрите статью на википедии про Алиш Абдулла
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*