аяз гыйлэжев презентация



Автор Булат Гибадуллин задал вопрос в разделе Школы

ребята можети помочь за 15 минут написать сочинение аяз гыйлэжев язгы кэрваннар и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
Повесть, сугышның ахырында көздән язга кадәр вакыт аралыгын иңләп, көз көне җыелган ашлыкны Чаллы элеваторына и лтү һәм яз көне чәчүлек орлыкны ерак Кәсле глубинкасыннан алып кайту турында.
Сурәтләү дәрәҗәсендә образларның - сугыш чорында эшне җигелеп тарткан өлкәннәр Хәкимҗан абзый, Сабирәттәй һәм үсеп килүче, ләкин шулай ук тормыш арбасына җигелгән яшьләр Ибраһим, Әдилә, Дамир образларының, төрле хәл-вакыйгаларга төрлечә караучы игеп, үзенчәлекле бирелеше игътибарга алыңа. Авыл кешеләре күп кенә гаделсезлекләр белән очрашалар: көз көне кырып-себереп, ашарга да, чәчәргә дә калдырмыйча, ашлыкны җыйдылар, атлар күтәрмәдә, инде язын, якында гына солы була торып, 65 чакрымнан кире алып кайтырга кирәк. Яшьләр моның хата, ялгыш булуын кычкырып әйтсәләр, Хәкимҗан абзый башкаларга канәгатьсезлегеңне ишеттерергә ярамаганлыкны аңлый. Ул бер пичәтле кәгазьдәге фәрманны юкка чыгара торган икенче пичәтле кәгазь алу өчен генә даулаша ала.
Моннан тыш, әсәр шулай ук сурәтләү дәрәҗәсендә күзәтелә торган символларга бай. Чорның шыксыз, ач-ялангач, салкын, рәхимсез булуын белдерүче җил символы; куркыныч көч, явызлыкның янәшәдә генә икәнлеген сөйли торган бүре символы бар. Җыр символы исә шуларга каршы куелган яшьлек - яшьлек, изгелек рәвешендә аңлашыла. Җыр беренче тапкыр көзен солы илтүгә бәйле ярдәмче сюжет сызыгында яңгырый, һәм җил басыла, кешеләр турая, күңелләре яктыра. Икенче кат җыр Ибраһим тракторчылар курсына укырга бару турында сөйләгән ярдәмче сюжет сызыгында искә төшә. Ул авылдан, әнкәйдән аерылу сагышын җиңә. Өченче тапкыр Кәслегә бару хакындагы сюжет сызыгындагы Габбаслар гаиләсенең кешелеклеген, миһербанлылыгын сөйләгән вакытта телгә алына. Бу урында автор, беренче очрактагы кебек үк, җырның мәгънәсе — башкаларга ярдәм күрсәтү, аларны бәхетле итү омтылышы булуын үзе әйтә. Дүртенче тапкыр Ибраһим сүзләрендә явызлыкка каршы куела: “Син җырлап җибәрсәң, җил дә тынар, бүреләр дә туктар”. Шунда ук, Әдилә сүзләре аркылы, җырның, язгы су кебек, үз вакытын белеп кузгалуын, һәм җырларга вакыт җиткәнлеге искәртелә. Шушы сурәтләү үзенчәлекләре авторның мөнәсәбәтенә кушылып китә, аны ачып җибәрә. Чорга бәя тәнкыйди: замана җилле, суык, ач, анда гаделсезлек, бүреләр куркытып тора. Ләкин кешеләрнең бер-берсенә терәк, ярдәмче булуы, мәрхәмәтлелеге авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Автор геройлары авызыннан шушы язның әһәмиятле, тыныч тормышка бусага икәнен әйттерә.
Өлкән буын үзенең гомере, сәләмәтлеге хакына сугышның ахырын - язны якынайткан. Сабирәттәйнең үлеме дә - шушы корбаннарның берсе.
Аяз Гыйләҗев әсәрне ни өчен “Язгы кәрваннар” дип атаган? Чөнки яз - ул яңа тормыш башлану чоры. Бу әсәрдә тормыш арбасы яшьләр кулына күчкән. Хәзер алар төп көч. Якты тормышка, бәхетле киләчәккә Дамир, Әдилә, Ибраһимнар кебек кыю, акыллы яшьләр алып чыгачак. “Алар - теләсә нинди гаделсезлеккә сизгер, кыю һәм акыллы (автор берничә тапкыр өлкәннәрнең дә яшьләр сүзенә колак салуына игътибар иттерә), эшли һәм үз сүзен әйтә алучы, сөю һәм хыял белән яшәүче буын. Илне сугыш ялангачлыгыннан - явызлыгыннан тыныч, җылы, гадел тормышка бары тик алар гына алып чыга ала”, ди автор. Әсәрнең исеме әнә шуларны дәлилли.
Шулай итеп, әсәрнең идеясын ачыклау, аны анализлау өчен безгә бәяләү дәрәҗәсенә төшеп җитәргә туры килде. Ә инде әсәрнең эш барышында табылган сыйфатлары: сугыш темасына яңача - заман үзгәреше ноктасыннан якын килү; җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне фаш итү, заманга бәя бирү омтылышы; геройларны бер үк ситуациядә бәйләү-ачу; символларга мөрәҗәгать итү; әсәр исемен эчке һәм тышкы мәгънәгә ия итеп кую; автор фикерен туплаган урыннарны, образларны лирик чигенешләр, язучы уйланулары төсендә кабатлау һ.б. нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә,

Ответ от Ѐостислав Журмилов[новичек]
Просто же. Сюда пиши, тут сделают, я всегда обращаюсь: vkcom/reshimdzru

Ответ от эдуард рогов[новичек]
Добрый день, зедсь вы найдете ответ vk. cc/6nk3de (уберите пропуск)

Ответ от Игорь Дёмочкин[гуру]
Ух-ты, не хохол! Неожиданно!

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: ребята можети помочь за 15 минут написать сочинение аяз гыйлэжев язгы кэрваннар
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*