агыйдел авторы



Агыйдел повесть укырга

Автор Александр Кошкин задал вопрос в разделе Домашние задания

СРОЧНО!!! Помогите надо перевод (можно краткий) Рассказа АГЫЙДЕЛ Мирсэй Эмир Ну либо сам рассказ на татарском и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
«Агыйдел» повестенда Артыкбикә образы
М. Әмирнең «Агыйдел» повестен бик яратып укыдым. Артистлар турында әсәрләр әллә ни күп түгел. Ә яшьләр нәкъ менә шуларны укырга ярата. Дөрес, бу повестьта М. Әмир һәвәскәр артистлар уенын гына тасвирлый, шуңа да карамастан без аны чын сәнгать дөньясы хакында кебек кабул итәбез.
Гаязның Артыкбикәне бик югары бәяләве баштан ук кү­ ренеп тора. Ул аны спектакльдә Галиябану ролен башкарыр дип өметләнә. Шулай булып чыга да.
Артыкбикәнең үз-үзентотышы бик матур. «Артыкбикә беренче җыры белән үк залны үзенә» карата. Автор аны «йөрәк җыры» дип атый. «Шулкадәр дәртләнеп, шулкадәр бирелеп җырлый иде Артыкбикә, әйтерсең лә, улчын-чын­лап Галиябану кичергәннәрне үз йөрәгендә кичерә. Аның вакытлыча гына Галиябану роленә кергән һәвәскәр артист­ ка икәнлеген онытасың», — дип яза ул аның хакында.
Кызның тышкы кыяфәте, сөйкемле итеп елмаюлары, га­ дәттән тыш яңгырашлы тавышы сокландыра. Әлеге тавыш­ ка «гади кешегә аңлашылмый торган ниндидер сер яшерел­ гәндер сыман тоела».
Артыкбикәнең моңлылыгы бер дә юкка түгел. Аның ба­ лачагы ятимлектә, авырлыкта, байларга эш эшләп узган. Үсеп җиткәч, көчләп кияүгә бирүгә каршы торырга, качып укырга китәргә дә туры килгән аңа.
Китапка урнаштырылган өзек кенә Артыкбикәнең тулы образын ачмый әле, әмма инде ул да аның хакында матур фикерләр калдыра.

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: СРОЧНО!!! Помогите надо перевод (можно краткий) Рассказа АГЫЙДЕЛ Мирсэй Эмир Ну либо сам рассказ на татарском
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*