сыерчык турында информация на татарском



Автор Катёна задал вопрос в разделе Прочая живность

информация о любой птице на татарском языке и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
“Нинди кош”
1. Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Оялары – тәрәзә башында, йорт кыегында, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк-җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана. (Чыпчык).
2. Бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус-тату яши. Ул – игенченең ярдәмчесе. Җәй буена меңнәрчә корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр. (Сыерчык).
3. Нәни кошчык, парланып торган җир өстеннән күтәрелә дә, канатларын тиз-тиз җилпеп, зәңгәр күктә югалгандай була. Үзе кеп-кечкенә, ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә. Җирдә – язгы сулар тавышы, һавада аның җыры. (Тургай).
2 нче уен “Сорау-җавап”
1. Иң күп ашаучы кош? (Песнәк)
2. Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк)
3. Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак)
4. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан).
5. Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә? (Карлыгач)
6. Сан буенча иң күп таралган кошлар? (Чыпчыклар)
7. Нинди кош үз балаларын бер дә карамый? (Күке)
8. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (Кара каргалар).
Кошлар – җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Аларның төрләре бик күп. Кошлар очарга җайлашкан. Аларны кырыс Антарктида да да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, аларның кайберләре карлыгач зурлыгында, ә кайберләре шөпшә хәтле генә, аларны чебенкош дип атыйлар, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы (страус).
h*ttp://sabyem.ru/?p=6971 убери *
Капитаннар ярышы. (Һәр капитанга 10 сорау)
1 нче төркем
1) Дөньядагы иң зур кош нинди? (Африка тәвә кошы)
2) Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә? (Казлар)
3) Ярканатның йомыркасы акмы, чуармы? (Ул йомырка салмый)
4) Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга (Саескан)
5) Нинди кош су төбендә йөри ала? (Су чыпчыгы – оляпка)
6) Иң матур койрыклы кош нинди ( Тавис)
7) Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар? (Чыпчык)
8) Нинди кош үз балаларын бер дә ашатмый? (Күке)
9) Кайсы кош иң озын гомерле? (Козгын)
10) Нинди кош кайчагында мәче сыман мияулый? (Шәүлегән – Иволга)
2 нче төркем
1) Дөньяда иң кечкенә кош? (Колибри)
2) Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (Кара карга)
3) Нинди кошлар Римны “коткарган”? (Казлар)
4) Сыерчык оясының тишеме ничә см. булырга тиеш? (4,5-5 см.)
5) Нинди кошлар йомырка салмый? (Ата)
6) Нинди кошлар кызыл төсне яратмый? (Күркә)
7) Нинди ябалак көндез ауга чыга? (Поляр)
8) Иң зур йомырка салучы кош? (Тәва 1400 гр.)
9) Нинди кошка “калай” кушаматы тагыла? (Калай әтәч)
10) Җитлегү буенча кошлар нинди 2 төргә бүленә? ( Йомыркада җитлегүче, ояда җитлегүче)
3 нче төркем
1)Иң матур сайраучы кош? (Сандугач)
2) Кошларның кайсы сизү органы начар үскән? (Ис сизү органы)
3) Нинди кошлар үләксә белән туклана? (Козгын, кондор, гриср)
4)дөньядагы иң авыр кош? (Тәва, авырлыгы 120 кг)
5) Россиядәге иң кечкенә кош? (Кәрлә тукраны – королек)
6) Иң күп ашаучы кош? (Песнәк)
7) Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк)
8) Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак)
9) Сыерчык оясы кайсы якка карап торырга тиеш? (Көньякка)
10) Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә? (Карлыгач, керәшә)
ссылка

Ответ от Бочкарев Геннадий[гуру]
Только название одной птицы - садугхач, соловей то бишь

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: информация о любой птице на татарском языке
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*