бал кортлары хэм янгыр изложение на татарском



Автор Настя Кальгова задал вопрос в разделе Домашние задания

Пожалуйста!!! Татарский язык!!! и получил лучший ответ

Ответ от Вахит Шавалиев[гуру]
АККОШКА ӘЙЛӘНГӘН КЫЗ
Борын-борын заманда ук табигатьнең гаҗәеп матур почмаклары кешеләрне үзенә тартып торган. Урман-кырлар, су буйлары биек-биек үләннәргә, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Шаян күбәләкләр дә, эшчән бал кортлары да, тиктормас чикерткәләр дә хәзерге кебек кечкенә түгел, ә әрекмән яфрагы кадәр булганнар. Шулай зур булсалар да, кешеләргә, тирә-якка бер дә зыян салмаганнар. Эссе көннәрдә күбәләкләр, зур-зур канатларын җилпеп, кешеләргә җиләс һава ясаганнар. Бал кортлары күп итеп бал җыйганнар. Кешеләрнең бөтен ризыгы татлы балдан гына торган. Алар бал суында гына коенганнар. Шуңа да авыруның ни икәнен белмәгәннәр, телләре дә балдай татлы булган.
Чикерткәләр кешеләргә булышканнар: менә дигән итеп печән чапканнар!
Әнә шундый гүзәл бер почакта ир белән хатын яшәгән. Кызлары таң аткан вакытта дөньяга килгәнгә, Таңсылу исеме кушканнар.
Таңсылуны күбәләкләр үз канатларында тирбәтеп йоклатканнар, бал кортлары исә татлы чәчәк суларында коендырган. Чикерткәләр иң тәмле җиләкләр белән сыйлаган. Кыз бик тиз үсеп җиткән. Якын дуслары да күбәләкләр, чикерткә, бал корты булган.
Таң атуын, кояш баешын, төнге йолдызлар яңгырын күзәтергә яраткан Таңсылу. Өйләре урман куенында булса да, берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстергән. Аларга җырлый-җырлый су сипкәндә, тирә-як тып-тын калган. Хәтта җырчы кошлар да бу тынлыкны бозарга батырчылык итмәгән. Кайгы-хәсрәт күрмичә яшәгәннәр болар. Көн артыннан көн, атналар, еллар үткән. Таңсылу тәмам җиләк кебек пешеп җиткән. Ай яктысында, ялгызы гына калып, түгәрәк күлдәге шәүләсенә карап утыру үзенә бик ошап киткән. Су буендагы зифа камышлар, төнбоеклар, күлдәге балыклар да кызның тынычлыгын бозарга батырчылык итмәгәннәр.
Көннәрдән беркөнне биек тау артыннан, кап-кара болыт булып, яу килгән. Алар юлларында очраган киекләрне атып, болын-кырларны таптап, яндырып киләләр икән. Табигать таланган. Чишмәләр тынган. Бу хәлләрне Таңсылуның әтисе дә, әнисе дә күтәрә алмыйча, урын өстенә егылганнар. Таңсылу бал кортларын, күбәләкләрне, чикерткәләрне ярдәмгә чакырган. Барлык күбәләкләр, канатларын җилпи-җилпи, урман янгыннарын сүндерергә тотынганнар. Бал кортлары, чикерткәләр дә кара яуга күтәрелгән. Чикерткәләр үткен мыеклары, бал кортлары уклары белән дошманны бик еракка куганнар. Дошман җиңелгән. Бу яуда Күбәләкләрнең канатлары көйгән. Шул вакытлардан соң элекке хәлләренә кайта алмаганнар. Яктылык күрсәләр, әле дә утка ташланып, үз-үзләрен харап итәләр икән.
Ә ачуны белмәгән Бал кортлары чага торганга әйләнгән. Чикерткәләр үткен мыекларын югалтканнар, кечерәеп калганнар, печән дә чаба алмаслык хәлгә төшкәннәр.
Таңсылу дусларын бик кызганган. Гөрләп утырган урман-кырларның, челтерәп аккан чишмәләрнең, аллы-гөлле болыннарның шушы хәлгә калуына йөрәге телгәләнгән. Күл буена төшеп, өзгәләнә-өзгәләнә елый икән. Кап-кара көйгән камышлар башларын тагын да ныграк игәннәр. Кинәт күл өстеннән ап-ак кош күтәрелгән. Тирә-як яктырып киткән. Агачлар күзләрен ачкан, чишмәләр челтери башлаган, яшь үсентеләр баш калкыткан. Кошлар әзрәк-әзрәк булса да тавыш бирә башлаган.
Көннәр үткән. Табигать яшәрә барган. Ак кош исә күл эчендә ачыргаланып кычкыра-кычкыра йөзә биргән...
Вакытлар үтү белән, бу тирәгә кешеләр килеп урнашкан. Күлгә ак кошлар күп булып килгән. Аларны аккошлар дип йөртә башлаганнар. Ә аккошка әверелгән Таңсылу хәзер дә, кешеләрне табигатькә карата мәрхәмәтле булырга чакырып, әледән-әле ачыргаланып кычкыра икән.

Ответ от 22 ответа[гуру]
Привет! Вот подборка тем с похожими вопросами и ответами на Ваш вопрос: Пожалуйста!!! Татарский язык!!!
 

Ответить на вопрос:

Имя*

E-mail:*

Текст ответа:*
Проверочный код(введите 22):*